14нче март көнне Казан шәһәрендә Бөтенрәсәй күләмендә узучы “Ел укытучысы” конкурсының региональ этабының финалы башланып китте. Зона турының җиңүчеләре – Фәхертдинова Л.Ә. (Мөслим гимназиясе), Семенова В.Г. (Мөслим гимназиясе), Габдулхаков Н.Н. (Вәрәшбаш төп мәктәбе) – 15 – 18нче март көннәрендә “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләрендә җиңү өчен көч сынашачаклар.
14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Ачык акционерлык җәмгыяте “Таттелеком” филиалы Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырган Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган “Г.Тукай - безнең күңелләрдә” исемле республика конкурсының зона туры узды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле һәм әдәбияты, музыка укытучылары Ч.И.Ситдыйкова, А.Г.Латыйпова, Э.Д.Ситдыйкова, Л.Р.Заянова) уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Бүләкләрне ААҖ “Таттелеком“ җәмгыятенең генераль директор урынбасары Әлмәт зона электр элемтәсе узелы җитәкчесе Р.Р.Гарифуллин тапшырды.
13 март, Бикмәч авылында, кышны озату бәйрәме-"Уарня" узды.
Район кунаклары музейда
Дизайнерлар һәм архитекторлар бездә кунакта
Музейда кунакта фотограф
Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасында капиталь ремонт
"Созвездие – Йолдызлык" фестивалендә катнашучылар музеда
"Талант" журналының баш мөхаррире безнең музейда