14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Ачык акционерлык җәмгыяте “Таттелеком” филиалы Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырган Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган “Г.Тукай - безнең күңелләрдә” исемле республика конкурсының зона туры узды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле һәм әдәбияты, музыка укытучылары Ч.И.Ситдыйкова, А.Г.Латыйпова, Э.Д.Ситдыйкова, Л.Р.Заянова) уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Бүләкләрне ААҖ “Таттелеком“ җәмгыятенең генераль директор урынбасары Әлмәт зона электр элемтәсе узелы җитәкчесе Р.Р.Гарифуллин тапшырды.