ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе Тамьян авылы клубында "Тукайга тугры булып" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Фәнзаман Батталның туган көненә багышланган чарада китап укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балачагында бик күп михнәтләр күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар биргән. 


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Механизаторларның белемен арттыру

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары белән очучыһөнәре белән танышу.Алар йөрткән самолетның җирдән күтәрелеп һавада болытлар арасында очуын кисеп ябыштыру шөгылендә ныгыту.

«Халыкара туган тел көне» уңаеннан Мөслим Тукай мәктәбе “Тел музее” нда “Иң татлы тел-туган тел” дип исемләнгән әдәби кичә узды

15 нче февраль көнне район мәдәният йортында Метрәй авыл җирлеге үзешчәннәре катнашында "Авылым хатирәләре күңелем сандыгында" смотр-конкурсының  концерты булып узды.

Тугаш авылы китапханәчесе, Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан, "Халыкара китап бүләк итү көне" дип исемләнгән тематик әңгәмә һәм "Примите книгу в дар" дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрде. Халыкара китап бүләк итү көне балалар һәм олылар китапларга кызыксыну һәм үтеп керүне арттыруга юнәлдерелгән.

Тугаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан “Халкың улы, ил күгендә балкып калды гомерең юлы!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.

Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган " Җырларым,сез,шытып йөрәгемдә!" исемле әдәби иртә үткәрде. Укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләп аңлатылды.Китап күргәзмәсе белән таныштырылды, викторина үткәрелде.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе  сатирик язучы Фәнзаман Батталга 80 яшь тулу уңаеннан "Чын сатириклар сирәк туа"дип аталган   китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International