Югары Табын авылы китапханәчесе Тамьян авылы клубында "Тукайга тугры булып" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Фәнзаман Батталның туган көненә багышланган чарада китап укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балачагында бик күп михнәтләр күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар биргән.