ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

     28 нче февраль көнне Т.Табын сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбендә технология укытучыларының чираттагы районара хезмәттәшлек семинары узды.

Иске Вәрәш авылы китапханәсендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган " Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә" исемле патриотик дәрес үткәрделде. Укучыларны  әдипнең тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштырылды.Китап күргәзмәсе эшләнде. 

28 нче февраль көнне Мөслим гомуми урта мәктәбендә 2нче һәм 3нче сыйныф укучылары өчен муниципаль олимпиада үтте.

Крәш Шуран авылы китапханәчесе, герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган, “Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.

27 нче февраль көнне Мәлләтамак  башлангыч мәктәбендә “Азкомплектлы мәктәп шартларында укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү “ тема астында район башлангыч сыйныф укытучылары  өчен семинар узды.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Халыкара Туган тел көненә багышланган "Тел - рухи көзгебез" интеллектуаль уены булып узды.

Шуганка авыл мәдәният йортында Туган тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә голем" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә булып узды.

Ташлыяр авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Безнең улларыбыз - безнең горурлыгыбыз" дигән патриотик чара узды.

Бәкәбез авыл клубында 23 февраль бәйрәме уңаеннан "Кем көчле"дип исемләнгән уен программасы үтте.

Сикән авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Тыныч булсын күгебез"дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International