Крәш Шуран авылы китапханәчесе, герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган, “Җәлил – герой шагыйрь” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.