ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Язгы кыр эшләре

Язгы кыр эшләренә әзерлек

10 апрель көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Мөслим районының эшләүче яшьләре арасында «Мөслим даһилары» интеллектуаль-күңел ачу уеннарының финалы узды. 

Район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" район фестиваленең сайлап алу туры булып узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе, "Һәр йортка – китап нуры” акциясе кысаларында, Оленина Зөһрә апаның өендә булды, кайткан яңа матбугат белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте.

Метрәй авыл китапханәчесе мәктәпкә барып, рус язучысы Н.В.Гогольнең 210 еллыгы уңаеннан, түгәрәк өстәл үткәрде. Язучының тормыш юлы, иҗаты искә төшерелде.Әсәрләренә күзәтү ясалды.
 


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Симәк авыл мәдәният йорты сәлатле балалары район мәдәният йортында булып узган "Яшь бөреләр" район фестиваленең сайлап алу турында турында чыгыш ясадылар.

10 апрель көнне Сикия авыл клубында китап һәм журналлар укырга яратучылар арасында кроссворд чишү буенча турнир булып узды.

6 апрель көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында районкүләм "Яшь бөреләр" бәйгесенең зона туры үтте. Биредә Әмәкәй, Баек, Яңа Карамалы, Яңа Усы, Иске Карамалы авылларыннан 3-13 яшьлек талантлы балалар чыгыш ясады.

8 апрель көнне Тойгелде авыл мәдәният йорты "Күңелле балачак" төркеме район мәдәният йортында булып узган "Яшь бөреләр" район фестиваленең зона турында "Полька" биюе белән чыгыш ясадылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International