10 апрель көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә Мөслим районының эшләүче яшьләре арасында «Мөслим даһилары» интеллектуаль-күңел ачу уеннарының финалы узды.
4 команда җыелган, сораулар әзер, Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бадретдинова Марина Ранас кызы сәлам сүзләрен яңгыратканнан соң уенның алып баручысы Шәрифуллина Айсылу башлануын игълан итте! Бу уенда Михайловка авыл җирлегенең "Оба-на!”, яшь укытучыларның «Алга» командасы, балалар сәнгать мәктәбенең «Чибэр кызлар» һәм Мөслим спорт мәктәбенең “Ак Барс” командалары көч сынашты. Катнашучыларга «Ватсаппщики», «Сабый теле», кара тартма, капитаннар ярышы һәм караоке конкурсы кебек сынаулар узарга кирәк иде. Командалар буш кул белән түгел, ә күчтәнәч - музыкаль номерлар белән килгәннәр иде, һәм болай да матур, җылы атмосфераны бизәделәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Радас кызы, Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районы Иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов, «Мизгел» яшьләр үзәге директоры Минһаҗева Алисә Александровна һәм балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укытучысы Замалова Ләйсән Равил кызы составындагы компетентлы жюри үз карарын чыгарды: мактаулы 3 урынны "Чибэр кызлар" командасы алды, икенче урында - "Оба-на!" Михайловка авыл җирлеге, 1 урынны тантаналы рәвештә Мөслим спорт мәктәбенең яшьләр командасы яулады һәм абсолют җиңүче һәм ГРАН-ПРИга «Алга» яшь укытучылар командасы ия булды! Ә «Мөслим даһие-2019» титулын яшь укытучылар командасы уенчысы Мухаметов Айдар алды. Уен бик кызу булды!!! Әмма яшьләребез, лаеклы чыгыш ясадылар! #МизгелЯҮ #Безбергэ #Мөслим #Безбергэ #Безбулдырабыз