КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Метрәй авыл китапханәчесе,мәдәният йорты белән берлектә,Космонавтика көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрде.
12 апрель көнне Яңа Карамалы авыл клубында мәктәп укучыларына Космонавтика көненә багышланган "Хатын - кыз космонавтлар" исемле презентация күрсәтелде.
Район мәдәният йорты "Сәхнә" командасы Үзәк китапханә оештырган "Следуй за победой!" квест-уенында катнашып I урынны алды. Җиңүче командаларны алда финал уены көтә.
Баек авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә, 12 апрель - Космонавтика көненә карата рәсем конкурсы һәм әңгәмә үткәрделәр.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында яшьләр өчен "Алкоголь - явызлык" дигән тематик дискотека булып узды.
2019 елның 14 апреленә
2019 елның 12 апрель 18 сәгатьтән 13 апрель 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр.
Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -3..+2.
Көндез максималь һава температурасы +4..+9.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Үзәк китапханә базасында юбиляр китапларга багышланган “Следуй за победой” исеме астында квест-уены үтте. Б.Васильевның “А зори здесь тихие...” повесте буенча әзерләнгән бәйгедә Район мәдәният йортының “Сәхнә”, Мизгел яшьләр үзәге “Волонтеры.ru” командалары I урынга, Спорт чаралары дирекциясе II урынга, Мәллә Тамак авыл җирлегенең “Кәеф” командасы III урынга лаек булдылар.
Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап, «Галәмдә ничек исән калырга? " дип исемләнгән музей дәресе үткәрде