12 апрель көнне Краснояр авыл клубында Космонавтика көненә багышланган "Галәм киңлекләренә сәяхәт" исемле чара узды.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында Театр елына багышланган «Соры урман сере» балалар спектакле күрсәтелде.
Космонавтлар көне уңаеннан Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Космос һәм кеше" исеме астында интеллектуаль күңел ачу чарасы булып узды.
Үзәк китапханә базасында юбиляр китапларга багышланган “Следуй за победой” исеме астында квест-уенның 2нче туры үтте. Б.Васильевның “В списках не значился ” повесте буенча әзерләнгән бәйгедә “Спорт мәктәбе” командасы I урынга, Мөслим “Туган як” музееның “Пионер” исемле командасы II урынга, Метрәй авыл җирлегенең “Тынычлык” командасы III урынга, һәм Сәнгать мәктәбенең “Музыкантлар” командасы IV урынга лаек булдылар. Бәйге азагында катнашкан командалар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Арпа чәчү
Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Космос.Начало пути" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Тугаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә экологик икеайлык уңаеннан һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы акциясенә кушылып "Табигать язмышы-безнең кулларда!"дип исемләнгән субботникка чыктылар.
Яңа Усы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” кысаларында Бикмәч авылында яшәүче Асманова Сәлимә апаның, Басыйров Геннадий абыйларның өйләрендә булды, кайткан яңа матбугат белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте.
Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты директоры балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган Бердәм тематик сәгать үткәрде. Чара кысаларында укучылар космик киңлекләрне ничек үзләштерүләре һәм ни өчен нәкъ менә 12 апрельдә Космонавтика көненең үтүе, Юрий Гагарин роле турында фикер алыштылар, Россия космонавтикасына бәяләп бетергесез өлеш керткән космонавтларның һәм Россия галимнәренең исемнәрен искә төшерделәр.
Шуганка авыл мәдәният йортында Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан балалар арасында рәсем конкурсы, зурлар белән "Син космосны беләсенме?" дип исемләнгән викторина булып узды.