ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

 Михайловка авыл мәдәният йорты  директоры " ТАССР га 100 ел " дигән темага диспут үткәрде, анда балаларга ТАССР турында сораулар бирделәр һәм дөрес җаваплар алдылар.

29 июнь көнне Яңа Карамалы авыл клубында Яшьләр көненә багышланган чара булып узды. Яшьләр белән әңгәмә барышында һөнәрләр турында фикер алыштылар: ничә еллар укырга кирәк, уку күпме тора, һәм тд. Моннан тыш, яшьләр сорауларга җавап бирде, уенның уен өлешендә мимика һәм ишарәләр ярдәмендә сөйләшүнең понтамимасын берничә һөнәр: шәфкать туташы, сыер савучы, автослесарь, сәркатип күрсәттеләр.

"Нептун" йөзү бассейны 2019 елның 1 июленнән килүчеләрне кабул итәргә әзер.

Учрежденияның эш режимы:

дүшәмбе - җомга  - 15.00 сәг. - 20.00 сәг. кадәр

шимбә - санитар көн

якшәмбе - ял көне

 29 июнь  көнне  халкыбызның яраткан бәйрәме Сабантуйны  Исәнсеф да  авылы матур гына үткәреп жибәрде. Авылдашлар, кайткан кунаклар   ярышларда бик актив катнашты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм 1 июль кичендә, 2019 елның 2 июле көндез кыска вакытлы җил 15-18 м/с кадәр көчәю белән яшен; 
- 2019 елның 2 июлендә төнлә һәм иртән томан.
                                   2019 елның 2 июленә
            2019 елның 1 июль 18 сәгатьтән 2019 елның 2 июль 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 18 м/с кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13 .º 
Көндез максималь һава температурасы +20..+25 .º

30 июнь көнне Сикия авылы егете Гиздуллин Фиргатне армия сафларына озатканнар.

29 июнь көнне Таш Елга авылында авыл бәйрәме булып узды. Авыл халкы һәм кунаклар уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар һәм бәйрәм  концерты карадылар. Иганәчеләр ярдәме белән  җыелган буләкләр иң көчле, иң кыю, иң җитезләргә тапшырылды. Кунаклар учакта  әзерләнгән шулпадан авыз иттеләр  һәм самовардан кайнар чәй белән сыйландылар. 

29 июнь көнне "Яшьлек" спорткомплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мөслим районында рухи һәм әхлакый үсеш елына багышланган пляж волейболы буенча ярыш үтте.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 30 июнендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен көтелә, көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль градустан, Татарстан Республикасының көнчыгышында урыны белән көчле яңгыр көтелә.                                                                                                                            2019 елның 30 июненә

         2019 елның 29 июнь 18 сәгатьтән 30 июнь 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр.Көндез һәм кич белән кайбер көнчыгыш районнарда көчле яңгыр; урыны белән яшен, боз.Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, төнлә көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез 15-20 метрга кадәр.  Төнлә минималь һава температурасы +11..+16.°      Көндез максималь һава температурасы +17..+22.°


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International