29 июнь көнне Таш Елга авылында авыл бәйрәме булып узды. Авыл халкы һәм кунаклар уеннар уйнадылар, ярышларда катнаштылар һәм бәйрәм концерты карадылар. Иганәчеләр ярдәме белән җыелган буләкләр иң көчле, иң кыю, иң җитезләргә тапшырылды. Кунаклар учакта әзерләнгән шулпадан авыз иттеләр һәм самовардан кайнар чәй белән сыйландылар.