17 август көнне "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Дуслар истәлегенә" багышланган яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында футбол турниры узды.
18 август көнне Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән, дини лагерьда тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар Мөслимдә кунак булдылар.
Начар метеорологик күренешләр: 19 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә көндез).
2019 елның 19 августына
2019 елның 18 августыннан 19 август 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +16..+21.
Көндез һаваның максималь температурасы +24..+29.
Начар метеорологик күренешләр: 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә төнлә).
2019 елның 18 августына
2019 елның 17 августында 18 сәгатьтән 2019 елның 18 августына кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+20.
Һаваның максималь температурасы көндез +26..+31.
Үзәк балалар китапханәсендә "Урман иле» стационар-сәламәтләндерү лагере балалары кунакта булды. Балалар өчен “Кызыклы башваткычлар” викторинасы үткәрелде, китапханә буйлап экскурсия һәм дә яңа кайткан китап, җурналларга күзәтү ясалды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клубы буенча рейд үткәрделәр.
Район китапханәчеләре Кооператив урамында булган субботникта актив катнаштылар.
Мөслим үзәк китапханәсендә Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган график буенча Татарстан Республикасы язучылар союзы әгъзалары белән иҗади очрашу үтте. Кичәдә мәртәбәле якташ язучыларыбыз Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Роха Хабибуллина катнашты. Очрашуда сүз алда торган сайлаулар турында фикер алышу, кызыксындырган сорауларга җавап эзләү иде. Районыбызда эш визиты белән 5нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе, “Бердәм Россия бөтенроссия сәяси партиясе әгъзасы Хәбибуллин Альберт Галимҗан улы, һәм Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Мөҗәһит улы Әхмәтҗановта катнашты.
Сикия авыл клубында яшьләр өчен ял киче оештырылды.
Сикия авыл клубында теннис уеннары үткәрелде.