18 август көнне Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән, дини лагерьда тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар Мөслимдә кунак булдылар. Балалар “Аргамак” ат-спорт мәктәбендә атта йөреп, “Кояшлы Ык” паркында көймәда йөзеп, баллы мамык һәм тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп ял иттеләр.