ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Ташлыяр мәктәбендэ "Алтын көз" темасына рәсем конкурсы узды.

Өлкәннәр декадасы алдыннан Мари Бүләр авыл клубы мөдире күп еллар "Уңыш" колхозында терлекче булып эшләгән хезмәт ветераннары Биктаирова З.Ш. һәм Иманаева Ф. И. ларны бәйрәм белән тәбрикләп кайтты.

 

2019 елның 20 сентябренә
2019 елның 19 сентябрендә 18 сәгатьтән 20 сентябрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +1..+6º.
Көндез максималь һава температурасы +8..+13º.

10 сентябрь көнне Тойгелде авыл мәдәният йорты директоры "Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе Насифуллина И. белән берлектә авыл китапханәсендә балалар өчен "2019 ел - эшче һөнәрләр елы" уңаеннан Игенче һөнәренә багышланган тематик кичә уздырдылар. Кичә барышында балалар икмәкне үстерү, пешерүдә катнашкан һөнәр ияләре белән таныштылар.

20 сентябрь көнне Баек авыл мәдәният йорты директоры Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары арасында "Без табигать балалары" темасына рәсем конкурсы оештырды.

      2019 ел  Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 8 “А” һәм “Б” сыйныф укучылары өчен «Весь мир театр» дигән исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче театрның тарихы, килеп чыгуы турында сөйләде. Китап һәм гәҗит-журналлардан күргәзмә дә эшләнгән иде.

19 сентябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында стендлар яңартылды һәм яңалары ясалды.

17 сентябрь көнне Үрәзмәт авылы мәдәният йортында “Террорлык актлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә үтте.

17 сентябрь көнне Баек авыл мәдәният йортында республика язучылары делегациясе белән очрашу узды.

17 сентябрь көнне Тойгелде урта гомуми белем биру мәктәбендә язучылар Ф.Садриев һәм Р.Рахман белән очрашу үтте. Балалар үзләре язган шигырьләрен укыдылар, язучыларга узләренең сорауларын бирделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International