2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 8 “А” һәм “Б” сыйныф укучылары өчен «Весь мир театр» дигән исеме астында тәрбия сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче театрның тарихы, килеп чыгуы турында сөйләде. Китап һәм гәҗит-журналлардан күргәзмә дә эшләнгән иде.