ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19 октябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Хуҗабикә» клубы әгъзалары "Татарча диктант"  белем бирү акциясендә катнаштылар.

19 октябрь көнне  Тугаш мәдәният йортында  КВН конкурсынын   чираттагы  зона туры булып   узды. Конкурста   Югары табын авыл   җирлегеннән "Дөбер-шатыр", Метрәй авыл җирлегеннән “Метрәй кырмыскалары”,  Мәллә тамак авыл җирлегеннән  "Кәеф” командалары катнашты.  Бу зонада  I урынны – «Дөбер - шатыр»,  II урынны – «Метрәй кырмыскалары», командалары алды.  I урынны  алган Команда КВН конкурсының  финал  турында  катнашу   хокукына ия булды.

Ташлыяр авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән яңа кайткан китапларга күзәтү ясадылар.

Краснояр авыл клубында "Зирәкләр - бик кирәкләр" дип исемләнгән чара узды"


18
октябрь, 2019 ел
җомга

Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында «Алтын көз " бәйрәме булып узды.Бәйрәм бик күңелле үтте!!Укучылар кул эшләре,матур номерлар,рәсемнәр әзерләделәр!

Бүген, 18 октябрьдә безнең «Мизгел FM»яшьләр радиосының  чираттагы тапшыруы булып узды...

2019 елның 19 октябренә
2019 елның 18 октябре 18 сәгатьтән 19 октябрь 18 сәгатькә кадәр 2019 елның

Аязучан болытлы һава.
Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр 
Көндез явым-төшемсез. 
Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+3º.
Көндез максималь һава температурасы +3..+6º.

Симәк мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышлап чәй өстәле әзерләнде, Әлмәт районы Габдрахман авылы узешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Шуганка  мәдәният йортында Түгәрәк өстәл артында хезмәт ветераннары белән ял кичәсе уздырылды. 


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

12 октябрь  көнне Олы  Чакмак мәдәният йортында  КВН конкурсынын   чираттагы  зона туры булып   узды. Конкурста   Михайловка   авыл   жирлегеннән "Мур", Тойгелде авыл жирлегеннән "Оба-на",  Баланны авыл жирлегеннән  "Текә борычлар",  Олы .Чакмак авыл  жирлегеннән "Дружная семейка" командалары катнашты.  Бу зонада  I урынны – «Мур»,  II урынны – «Оба-на», III урынны - "Текә борычлар",  IV урынны "Тату гаилә" командалары алды.  I урынны  алган Команда КВН конкурсының  финал  турында  катнашу   хокукына ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International