Бүген, 18 октябрьдә безнең «Мизгел FM»яшьләр радиосының чираттагы тапшыруы булып узды. Безне тыңлап, сез районның спорт һәм яшьләр сәясәте тормышындагы «кайнар» яңалыклар белән таныша алдыгыз. Шулай ук «Кара-каршы» рубрикасы циклында безгә 25 сентябрьдә «Эйдэ ШаяРТ» КВН лигасының ярымфиналына чыгу хокукы алган «Мөслим кырмыскасы»командасы уенчылары чакырылган иде. Балалар узган уен турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар, шулай ук әлеге чарага ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр. Ә без егет-кызларыбызга зур уңышлар һәм районыбыз данын лаеклы яклап кайтуны телибез!