Үрәзмәт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары арасында "Көз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.
26 октябрь көнне Үрәзмәт авылы мәдәният йортында язучы Нурихан Фәттахның тууына 91 ел тулу уңаеннан чара булып узды.
26 октябрь көнне Елгабаш авыл клубында КВН зона туры булып узды. Биредә Симәк, Исәнсеф, Вәрәшбаш, Крәш Шуран, Яңа Усы авыл җирлекләреннән командалар катнашты.
26 октябрь көнне Баланлы авыл мәдәният йортында "Көзге ямьле кичләрдә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, жыр-бию, шаян күренешләр белән үрелеп барды.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында "Сабантуй" журналының 95 еллыгына багышланган "Сабантуй"да кунакта" исемендә библиографик дәрес үткәрде. Саф һавада үткән чарада балаларны журналның эчтәлеге, рубрикалары белән таныштырды.
26 нчы октябрь көнне,“Мөслим туган як музее” нда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды
2019 елның 27 октябренә
2019 елның 26 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 27 октябре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр. Көндез яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 м, урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+8°.
Көндез максималь һава температурасы +8..+12°.
Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 11нче сыйныф укучылары өчен «Мир Ф.М. Достоевского» дигән патриотик дәрес үткәрде . Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, авторның китапларын һәм презентация күрсәтте.
2019 елның 26 октябренә
2019 елның 25 октябре 18 сәгатьтән 2019 елның 26 октябре 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +1..+5º.
Көндез максималь һава температурасы +9..+13º.
Михайловка урта мәктәбендә бадминтон буенча турнир узды. Ярышларда 7-9 сыйныфлар катнашты. Турнир искиткеч дустанә атмосферада узды.