26 нчы октябрь көнне,“Мөслим туган як музее” нда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды. Катнашу өчен Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Балалар музей экспозицияләре белән таныштылар, “Халыклар бердәмлеге көне” бәйрәменең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар ишеттеләр. Тарихи фактлар үрнәгендә халыкларның батырлыгы һәм намусы, дуслыгы, Россиянең төп символлары турындагы әңгәмә укучылар өчен бик кызыклы булды.