Инде көннәр шактый суытса да, тирә-юнебездәге яшеллекне кайгырту буенча эшләр дәвам итә. Атна башында сәнгать мәктәбе укытучылары “Курай” паркына өмәгә чыктылар.
Баек авыл мәдәният йортында яшьләр белән "Профессияләр күп төрле" дип исемләнгән викторина булып узды.
18 ноябрь көнне Рус.Шуган авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы тамашачылар игътибарына «Любви все возрасты покорны» спектаклен куйды.
Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары районыбызның мәдәни тормышында актив катнаша.
Укучыларыбызның көзге каникулы аеруча күңелле һәм файда белән узды.
Ата-аналар белән яхшы һәм тыгыз элемтәдә булу – уку-укыту эшчәнлегенең төп юнәлеше. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге мөһим таләп һәрчак эш планында яктыртып килә.
Үзәк китапханәдә Мөслим районы Сикия авылында туып-үскән Әхмәдуллин Рафаэль Әхмәдулла улы белән «Хыялымда кайтам туган якка...» дип исемләнгән очрашу узды . Чарада Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче, С.Сөләйманова исемеменәге «Кызыл каурыйлар» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Минзифа Әхмәтшина, якташ шагыйрь - язучыларыбыз М.Әхмәтҗанов, Р. Хәбибуллина, актив ветераннарыбыз, Г.Тукай ис. мәктәпнең 8 сыйныф укучылары да катнашты. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.
15 ноябрьдә Казанда «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасының өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча республика ярышларының финалы узды.
Ел саен 25 нче ноябрьдан 1 декабрьга хәтле СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә.
16 ноябрь көнне Театр елы һәм Әниләр көне уңаеннан Тойгелде авыл мәдәният йортында "Якты йолдыз" үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куйды. Актерларның югары профессиональ уены, сәхнә бизәлеше, костюмнар, спектакль куелышы һәр тамашачының күңеленә үтеп кереп көчле тәэсирләр калдырды. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык аягүрә басып алкышларга күмде.