Тойгелде авыл мәдәният йортында Т.Миңнуллин пьесасы буенча "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле күрсәтелде.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь көнне Театр елы һәм Әниләр көне уңаеннан Тойгелде авыл мәдәният йортында "Якты йолдыз" үзешчән театр коллективы Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен куйды. Актерларның югары профессиональ уены, сәхнә бизәлеше, костюмнар, спектакль куелышы һәр тамашачының күңеленә үтеп кереп көчле тәэсирләр калдырды. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Халык аягүрә басып алкышларга күмде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International