ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

       Рәсем сәнгате бүлеге укучылары күп очракта дистанцион конкурсларда катнаша. Балаларның иҗат эшләрен бүген почта хезмәте ярдәмендә илебезнең әллә кайсы нокталарында оештырылган бәйгеләргә юлларга була.

     Инде хәбәр иткәнебезчә, 2019-2020нче уку елының конкурслар сезонына старт бирелде. Агымдагы атнада сәнгать мәктәбе укучылары Алабуга шәһәрендә оештырылган Халыкара “Art-ОЛИМП” конкурсында катнашты.

Бүген Мөслим туган як музее базасында “Туган якны өйрәнүчеләр” советының беренче утырышы үтте

БДИда катнашучы тапшырырга ниятләгән предметларын гаризада язарга тиеш. Шул ук вакытта предметларның теләсә кайсы санын күрсәтергә мөмкин. Ике имтихан – рус теле һәм математика – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Аттестат алу өчен әлеге предметларны уңышлы гына тапшыру зарур.

11 декабрь көнне Мөслимнең «Күбәләк» балалар бакчасында район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе булып узды. Утырышта мәктәп укучыларының тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү һәм каникул вакытында чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды.  Күбәк урта мәктәбе, Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Карамалы «Каенкай» балалар бакчасы һәм Мөслимнең «Күбәләк»балалар бакчасы җитәкчеләре чыгышлары тыңланды.

7 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында, Баек авыл мәдәният йорты директоры мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлары Нуриахметов Мөнәвис һәм Баязитов Илсурларга барып күчтәнәч пакеты тапшырды, бәйрәм белән котлап җылы сүзләрен җиткерде.

Михайловка авыл мәдәният йорты директоры балалар белән инвалидлар Декадасына багышлап урамда Флешмоб үткәрде.

8 декабрь көнне Сикия авылы клубында "Коррупция турында нәрсә беләсең?!" дигән темага яшьләр белән әңгәмә булып узды.

7 декабрь көнне Сикия авыл клубы мөдире I группа инвалиды Вәлиева Мара Мөхтәр кызы янына барды. Аны "Авыл утлары" газетасы яңалыклары, кызыклы мәкаләләре белән таныштырды. Очрашу күңелле шартларда узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International