Рәсем сәнгате бүлеге укучылары күп очракта дистанцион конкурсларда катнаша. Балаларның иҗат эшләрен бүген почта хезмәте ярдәмендә илебезнең әллә кайсы нокталарында оештырылган бәйгеләргә юлларга була. Шундый конкурсларның берсе - Россия күләмендә оештырылучы “Сказки, которые я люблю” конкурсы. Әлеге бәйгедә Рәмзия Батырова сыйныфында белем алучы Язилә Хисамова катнашты. Аның иҗат эше конкурста җиңүче дип табылды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!