“Йолдызга 10 сорау”, “Әдәби кафе” проекты кысаларында үзәк китапханәдә якташ-артистлар Алмаз-Зөлфирә Мирзаяновлар һәм Динә Закирова кунакта булдылар. Чарада артистларга бик күп сораулар бирелде, Алмаз Мирзаянов шигырь укыды, Зөлфирә белән «Очар канатым» җырын башкардылар. Чара бик җылы, дустанә атмосферада үтте.
Кичә, 14 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә очрашу узды.
Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабында Михайловка урта мәктәбе укучысы Игнатьева П. җиңүче булды. Җитәкчесе Макарова О.Н.
Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим лицееның 7-нче сыйныф укчылары өчен Муса Җәлил иҗатына багышланган «Поэт-герой Муса Джалиль» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, авторның китапларына күзәтү ясады, "Моабит дәфтәре"ннән шигырьләр укылды.
В Елгабашевском СК провели бильярдные и шахматные игры.
Үзәк китапханә соңгы вакытта мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшли башлады. Сәнгать мәктәбе укучылары аларда узган һәр чараның көтеп алынган кунаклары.
Белгәнегезчә, сәнгать мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә” дип исемләнгән проект эшләп килә. Аның кысаларында һәр бүлектә ата-аналар катнашында җыелышлар, зачет-концертлар уза.
Не хотим оставлять без внимания ни одно мероприятие, прошедшее в школе искусств. Хоть и давно мы забыли про новогодние приключения, обучающиеся отделения фортепиано Муслюмовской ДШИ нашли в парке «Курай» подарок от деда Мороза.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дип юкка гына әйтмиләр. Ярты көн дәвамында өстәл артында утырып иҗат белән шөгыльләнүче балаларыбыз физик күнегүләрне аеруча яратып башкара.