Сәнгать мәктәбендә узган бер генә чараны да игътибарсыз калдырырга яармый, дип саныйбыз. Инде Яңа ел маҗараларын күптән онытуга карамастан, укучыларыбыз Курай паркында Кыш бабай бүләген таптылар. Чын кызыксыну һәм ышану белән табылган бу сюрпризны укучыларга фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укытучылары әзерләгән иде. Шулай да, укучылар бүләк “эшләп” алды. Алар алдан әзерләгән барлык уенлы музыкаль биремнәрне эшләде, күрсәтелгән маршрут буенча клад эзләде. Ахырдан табылган баллы тәм-томнар белән чәй эчеп күңел ачтык.