РФ Президенты Указы нигезендә 2021 ел Россиядә фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2019 елның 18 мартындагы «А. Д. Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан чаралар әзерләү һәм үткәрү турында» гы боерыгы нигезендә, Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З. Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр өчен «А. Д. Сахаровның тууына 100 ел» исеме астында әңгәмә үткәрде. Китапханәче күренекле җәмәгать эшлеклесе, иң зур галим - физик, кеше хокуклары өчен көрәшүче, академик, Нобель премиясе лауреаты, хокук яклаучы Андрей Дмитриевич Сахаров язмышы турында сөйләде.
18 сәгатьтән 25 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр 26 гыйнвар 2021 ел.
2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Баек авыл китапханәчесе язучы Гомәр Бәшировның 120 ел тулу уңаеннан "Җидегән чишмә " дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чарада язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китапларына күзәтү ясалды, әңгәмә оештырылды.
23 гыйнвар көнне "Кояшлы Ык" ял паркында "Алтын балык 2021" исемле балык тоту фестивале узды.
Техниканы яңарту
Студент еллары! Һәрбер кеше өчен бу еллардан да күңеллерәк вакыт беркайчан да булмаячак. Имтиханнар! Яшьлек! Сессияләр! Конференцияләр, лекцияләр..... Бу исемлекне бик озын итеп дәвам китәргә мөмкин булыр иде. Болар барысы да кешенең хәтерендә мәңгегә сакланачак якты хәтирә.
Яшьлек дәрте ташып торган М.Тамак авылы яшьләре һәм студентлары 23 гыйнвар кичендә авыл мәдәният йортына җыелды. Китапханә хезмәткәре Р.Р.Насифуллина тарафыннан алар өчен «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән ял программасы әзерләнгән иде. Бу чара чын мәгънәсендә безнең яшьләребезнең барлык осталыкларын күрсәтте. Яшьләребез зирәк, креатив һәм бик актив булып чыктылар. Туган илебез, туган җиребез тарихына багышланган сорауларга җавапны алар бик тиз тапты. Татар сүзләре кулланылышы, тәрҗемә мәсьәләләре бераз авырлык тудырса да, алар аптырап калмыйлар, үз вариантларын тәкъдим итәләр.
Бәйрәм белән, Сезне, хөрмәтле студентлар!
НДФЛ түләмәгән өчен Штраф-түләнмәгән салым суммасының 20% ы.
Елгабаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Тел-күнел көзгесе" исемле класс сәгате үткәрелде. Балалар белән туган телгә багышланган шигырьләр, хикәяләр укыдык. Шулай ук китап күргәзмәсе эшләп куелды. Максатыбыз туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Краснояр авыл клубында "Туган тел ул була бер генә"дип исемләнгән тематик кичә узды.
23.01.2021 елда Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә волейбол буенча беренчелек