«Туган телем – иркә гөлем»

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Студент еллары! Һәрбер кеше өчен бу еллардан да күңеллерәк вакыт беркайчан да булмаячак. Имтиханнар! Яшьлек! Сессияләр! Конференцияләр, лекцияләр..... Бу исемлекне бик озын итеп дәвам китәргә мөмкин булыр иде. Болар барысы да кешенең хәтерендә мәңгегә сакланачак якты хәтирә.

Яшьлек дәрте ташып торган М.Тамак авылы яшьләре һәм студентлары 23 гыйнвар кичендә авыл мәдәният йортына җыелды. Китапханә хезмәткәре Р.Р.Насифуллина тарафыннан алар өчен «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән ял программасы әзерләнгән иде. Бу чара чын мәгънәсендә безнең яшьләребезнең барлык осталыкларын күрсәтте. Яшьләребез зирәк, креатив һәм бик актив булып чыктылар. Туган илебез, туган җиребез тарихына багышланган сорауларга җавапны алар бик тиз тапты. Татар сүзләре кулланылышы, тәрҗемә мәсьәләләре бераз авырлык тудырса да, алар аптырап калмыйлар, үз вариантларын тәкъдим итәләр.

Бәйрәм белән, Сезне, хөрмәтле студентлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International