ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

Яңа Карамалы авыл клубында "Сәламәтлек - зур байлык!" исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде.

Яңа Сәет авылы китапханәчесе балаларны А.С. Пушкин әкиятләре белән таныштырды. Пушкинның әкият дөньясы зур һәм төрле. 

Бурычлар: - укучыларның китап һәм китап укуга кызыксынуларын стимуллаштыру.

- Кызыксынучанлыкны, яхшы китапка ихтыяҗны үстерү.

Яңа авыл клубында балалар белән"Кышын кошларны саклагыз һәм ашатыгыз" дигән темага экологик сәгать узды.Балалар белән җимлекләр ясадылар һәм элделәр.

Иске Карамалы мәдәният йортында “Җилкәннәр җилдә, кеше тормышта сынала”.исеме астында  язучы Ф.Яруллинга багышланган кичә узды. Биредә балалар язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.

«У войны не женское лицо…социаль – гуманитар проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм «сугыш чоры балаларының»истәлеген саклап калу өчен чаралар үткәрелә,. Шул уңайдан Симәк авылы китапханәчесе сугыш чоры баласы Рахманова Сәүдия апаның өенә барып, хәлләрен белеште. Очрашу дулкынландыргыч үтте. Ул әнисе һәм әбисе белән ничек яшәгәнлеге һәм сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында сөйләде. Бу елларны ачынып искә алды. Әңгәмә ахырында аңа игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. Шулай ук «Йортларга китап нуры» акциясе кысаларында китапханәче яңа вакытлы мәтбугат белән таныштырды.

Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында балалар белән "Икмәк-тормыш нигезе"дигән чара үткәрелде. Балаларны икмәк үстерү һәм әзерләү процессы белән таныштырдылар, икмәкнең безгә ничек килүе турында күзаллаулар бирделәр.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 5 нче сыйныф укучылары өчен.Г. Тукайның «Муса Җәлил-герой шагыйрь»темасына музей дәресе узды

Интернет челтәре олылар өчен  генә түгел, балалар өчен дә күп очракта төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүматны эзлиләр, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Тик интернет балалар өчен бик зур куркыныч тудырырга да мөмкин. Югары Табын авылы китапханәсендә уздырылган "Интернет һәм без" чарасында балалар нәкъ менә шул турыда мәгълүмат алдылар, ничек сакланырга мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Шуганка авыл мәдәният йортында шагыйрь  А.С.Пушкинның туган көненә багышланган кичә булып узды.

Баек авыл китапханәсендә " Оста куллар" түгәрәге үткәрелде. Балалар төсле кәгаздән " 23 февраль Ватанны саклаучылар көне " дип исемләнгән  аппликация ясадылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International