Интернет челтәре олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә күп очракта төп ярдәмчегә әверелә. Биредә алар кирәкле мәгълүматны эзлиләр, китаплар укыйлар, уйныйлар, аралашалар. Тик интернет балалар өчен бик зур куркыныч тудырырга да мөмкин. Югары Табын авылы китапханәсендә уздырылган "Интернет һәм без" чарасында балалар нәкъ менә шул турыда мәгълүмат алдылар, ничек сакланырга мөмкинлеге турында фикер алыштылар.