Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Китапханә һәм мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты кысаларында "Һәр милләтнең үз төсе" темасына квест-уен үткәрелде. Квест-уенны авыл китапханәчесе Мәүлиева Г.Ф. алып барды. Укучылар үзләренең телләр өлкәсендә белемле булуларын күрсәттеләр.
«Әти-безнең горурлыгыбыз" акциясе. Акциянең оештыручысы-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар Советы. Акция 2021 елның 13 февраленнән 21 февраленә кадәр үткәрелә. Акциядә катнашу өчен Татарстан Республикасының мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр чакырыла. Һәр гаиләдән бер электрон фотоколлаж кабул ителә. Акция түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: «Без әтинең күп» (зур, тату күп балалы гаилә), «Талантлы әтиләр» (балаларны тәрбияләүгә һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итүче әтинең талантларын ачу), «Безнең әти- герой» (кызыклы һәм стандарт булмаган хәлләр турында сөйләү). Безнең ата-аналар бу акциядә актив катнаштылар/
ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 21 февральгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.
Кисәтү
куркыныч метеорологик күренеш турында
Татарстан Республикасы территориясендә
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты, анда тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15% ка түбәнрәк, минималь температура -25..-30, аерым районнарда -37. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 21 февраленә метеорологик хәл фаразы:
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз 2-7 м / с. төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-30, урыны белән -35. Көндез максималь һава температурасы -17..-22˚. Юлларда бозлавык.
Уртанчылар төркеме балалары 23 февральгә әтиләренә бүләкләр ясадылар
Татар телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Шуганка авылы китапханәчесе студентлар белән берлектә «Туган телем — татар теле» исеме астында әдәби кичә үткәрде.
17-20нче февраль көннәрендә үткән геология фәненнән республикүләм олимпиадада Мөслим лицее укучысы Аминова Алина (укытучысы - Смелов Р.Р.), Салауз-Мухан төп мәктәбе укучысы Ахмедова Рушана (укытучысы - Магалимов Д.Н.), Олы Чакмак төп мәктәбе укучысы Сабирова Алина (укытучысы - Гарипова Г.Р.) призлы урынга лаек булдылар.
15 нче февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн.Шул уңайдан, Метрәй авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары өчен “Герой шагыйрь“ дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.
Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә,туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан,герой - шагыйрь М.Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышлап,8- 11 нче сыйныф укучылары өчен "Без - Җәлил оныклары!" исемле әдәби кичә үткәрде. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, әңгәмә үткәрелде.
Октябрь авылы китапханәчесе шагыйрь М.Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан "Үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста катнашкан укучылар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән викторина үткәрделәр.