15 нче февраль - каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көн.Шул уңайдан, Метрәй авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары өчен “Герой шагыйрь“ дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.Әлеге чара балаларда бөек шагыйребез белән горурлану хисе уяту, аның иҗаты турында яшь буынны мәгълүматлы итү, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләү максатында оештырылды.Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар яратып тыңлады. Шагыйрьнең балалар өчен язылган “Куян”, “Бакчачы”, “Карак песи” кебек шигырьләрен үзләре дә яттан сөйләделәр.Шулай ук әлеге кичәдә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе һәм видеопрезентация күрсәтелде.