Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне алдыннан Мөслим лицее укучылары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау белән оештырылган "Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау" дигән темага балалар рәсемнәре конкурсында актив катнаштылар.
Һәр рәсем конкурсы-иҗатка, яңа идеяләргә, белемнәргә яңа адым. Һәр гаиләдә төрле яшьтәге балалар ясаган рәсемнәр саклана.
Барлык конкурс эшләре Казанга җибәреләчәк, конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак
Мөслим лицееның 2-3 сыйныф укучылары өчен Сарман һәм Мөслим районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова а.Р. белән берлектә «Иминлек дәресләре»үткәрелде. Укучыларга «Балалар өчен куркынычсызлык дәресләре» дип исемләнгән балалар интерактив спектакле күрсәтелде.
Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында “Гаилә һәм мәктәп: бер юнәлештә караш” темасына әти-әниләр университеты узды. Мөслим лицееның 2020 нчы елдагы эшчәнлеге, мәктәп һәм гаилә алдында торган уртак бурычлары хакында Мөслим лицее директоры Хәбибуллина Л.Я. чыгыш ясады. Шулай ук укучылар үзидарәсе президенты Әминова А.Р. һәм ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәева Миләүшә Ранас кызы чыгышлары тыңланды. Фойеда әти-әниләргә һәм килгән кунакларга укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде
Җитештерү практикасы
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Тат.Бүләр гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары язган шигырьләр “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыкты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шагалиева Гүзәл «Созвездие –Йолдызлык-2021» фестиваленең район турында уңышлы чыгыш ясап дипломант булды.
Мөслим муниципаль районының мәктәп китапханәләренә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен татар телендә сәнгать әдәбияты кайтты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мирзаянов Нияз Актанышта узган « Созвездие –Йолдызлык 2021» фестивалендә « Вокал-соло» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Тугаш авыл мәдәният йортында, 8 март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Тугаш авыл мәдәният йортында, 8 март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды «Мин хаман да 18 дә кебек...».