Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында “Гаилә һәм мәктәп: бер юнәлештә караш” темасына әти-әниләр университеты узды. Мөслим лицееның 2020 нчы елдагы эшчәнлеге, мәктәп һәм гаилә алдында торган уртак бурычлары хакында Мөслим лицее директоры Хәбибуллина Л.Я. чыгыш ясады. Шулай ук укучылар үзидарәсе президенты Әминова А.Р. һәм ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәева Миләүшә Ранас кызы чыгышлары тыңланды. Фойеда әти-әниләргә һәм килгән кунакларга укучыларның һәм әти-әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде