ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Иртәнге зарядка" Рәсәйкүләм сәламәтлек эстафетасында катнаштылар.

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” трагедиясен тәкъдим итте.

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан"Миләшкәй" балалар бакчасында сөйләм телен ,вак маториканы үстерү,уйлау,фикерләү сәләтен үстерү максатыннан төркемнәрдә бармак уенннары уйныйлар.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы төньяк-көнчыгыш төбәгенең гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучы 9 сыйныфлар арасында уздырылган кешенең космоска очуына 60 ел тулуга багышланган "Галәм буйлап сәлам юллап" төбәк конкурсында "Гагарин оныклары " командасы 3 нче урынны алды. Җит. Вәлиуллина А. М. Котлыйбыз!!!/

05.04.21 көнне Яр Чаллы шәһәренең 54 нче мәктәбендә "Илһам" Бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Яр Чаллы, Мөслим, Актаныш, Алабуга, Тукай районнарыннан килгән яшь иҗатчылар катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри тыңлады: Ф.Сафин, Л.Лерон, Д.Салихов. Әлеге бәйгедә 11 нче сыйныф укучысы Латипова З. катнашты. Җит. Гарифуллина Д.Р.

06.04.21 Түбән Кама шәһәренең 33 нче урта мәктәбе базасында оештырылган "Speaking contest" ораторлык осталыгы республика конкурсында 4А сыйныф укучысы Шәяхмәтова Рузилә катнашты. Җитәкчесе Солтанова Г. Р./

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Шушы уңайдан, безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары Бөтенрәсәй сәламәтлек эстафетасы кысаларында үткәрелгән «Утренняя подзарядка» флешмобында катнаштылар. Әлеге флешмобта барлыгы 23 укытучы һәм 117 укучы катнашты. Ул музыка астында иртәнге зарядка формасында оештырылды. Азактан барлык катнашучылар “Мы за здоровый образ жизни!” һәм “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” слоганнарын хор белән әйттеләр. Бу чарага авылның шәфкать туташы Бәдретдинова М. Н. да чакырылды. Ул “Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы” темасына кыскача чыгыш ясады. Флешмобны оештыручылар: Валиева Г.А. (педагог-оештыручы); Ханнанов Ф.Г. (физкультура укытучысы); Шаяхметова Л.Ф. (башлангыч класслар укытучысы).

2021 елның 9 апреленә
2021 елның 8 апрелендә 18 сәгатьтән 9 апрель 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем.
Җил көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+4°.
Көндез максималь һава температурасы +6..+9°, урыны белән +13°.

2021 елгы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерлекне тикшерү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International