7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Шушы уңайдан, безнең мәктәп укытучылары һәм укучылары Бөтенрәсәй сәламәтлек эстафетасы кысаларында үткәрелгән «Утренняя подзарядка» флешмобында катнаштылар. Әлеге флешмобта барлыгы 23 укытучы һәм 117 укучы катнашты. Ул музыка астында иртәнге зарядка формасында оештырылды. Азактан барлык катнашучылар “Мы за здоровый образ жизни!” һәм “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” слоганнарын хор белән әйттеләр. Бу чарага авылның шәфкать туташы Бәдретдинова М. Н. да чакырылды. Ул “Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы” темасына кыскача чыгыш ясады. Флешмобны оештыручылар: Валиева Г.А. (педагог-оештыручы); Ханнанов Ф.Г. (физкультура укытучысы); Шаяхметова Л.Ф. (башлангыч класслар укытучысы).