ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Мөслим гимназиясе бинасында Мөслим авылы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары өчен 5 көнлек сборлар башланып китте.

Тэги: Мөслим гимназиясе

Олы Чакмак авыл мәдәният йортында Пионерия туган көн уңаеннан очрашу булып узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1а сыйныфында "Әкиятләр илендә" дигән исем астында интеллектуаль викторина үтте. Укучылар төрле халык әкиятләрен сөйләделәр, сүзсез мимикалар һәм хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәттеләр, аларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторина азагында укучылар асфальтка акбур ярдәмендә үзләренең иң яраткан әкиятләреннә иллюстрацияләр ясадылар.

Тэги: Мөслим гимназиясе

24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:


18 сәгатьтән. 24 май 18 сәгатькә кадәр. 25 май 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 25 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшенле, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, урыны белән яшен.

21 май көнне Мөслимнең  универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 76 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XI республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

2021 елның 25 маеннан 31 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә көнчыгыш районнарда урыны белән урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклана (5 сыйныф). 

22 нче май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” Бөтенроссия рус фольклор фестивале узды.

Крәш Шуран авыл китапханәчесе Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. 

Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 2-3 нче сыйныф укучылары өчен чара үткәрделәр, балаларга ут белән дөрес эш итмәгәндә куркыныч хәлләр турында сөйләделәр, видеоролик күрсәттеләр.

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, балалар бакчасы күләмендә уздырылган "Кәләпүшем Калфагым" дип аталган конкурста Садретдинов Азамат белән Байрханова Элина, татар халкыбызның традицион киемнәрен  әзерләп, аларны курсәтеп, урыннар яуладылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International