21 май көнне Мөслимнең универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышы Җиңүенең 76 еллыгына багышланган өлкән буын гражданнары арасында "Өченче буын" XI республика Спартакиада ярышларының муниципаль этабы узды. Спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 5 спорт төре буенча булды: жиңел атлетика (йөгерү), йөзү, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату һәм дартс уеннары.
Уенның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләребез ачыкланды, алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.