Рус Шуган авыл мәдәният хезмәткәрләре өмәдә катнашты.
Баланны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән "Без террорга каршы"дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Кисәтү
урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычын саклау турында
Татарстан Республикасы территориясендә
2021 елның 1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр..+10˚. Көндез максималь һава температурасы +16..+21˚.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының чыгарылыш кичәсе уздырылды. Кичәбез җыр- шигырьләр, сюрприз моментлар белән үрелеп барды. Кичәбез ахырында аниматор саф һавада уеннар оештырды. Балаларыбызга ак юллар, уңышлар теләп калабыз.
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме оригами ысулы белән төсле каләмнәр ясадылар. Кәгазьдән каләмнәр ясау алар өчен бик тә кызыклы булды, шулай ук балаларның кул моторикасына яхшы йогынты ясый.
Беренче кечкенәләр төркеме балалары "Кунак ашы-кара каршы" дип исемләнгән кунак каршылау йоласын өйрәнде. Нәниләр кунакны чәй табыны янына чакыру, озату өлешләрен дә күзәтте.
Беренче кечкенәләр төркемендә "Комлыкта" уены. Балаларның тере булмаган табигать объектлары, ком турында күзаллауларын формалаштыру; якын-тирә мохиткә карата кызыксыну тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне күзәтү белән кызыксынуны үстерү. Уен кул хәрәкәтләрен координацияләү үсешенә ярдәм итә.
28 май көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» волонтерлары Түбән Табын коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар бәйрәме оештырдылар...
Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны яклау көне уңаеннан «Велогонки» дигән чара үткәрделәр.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында укучылар белән "Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" темасы астында әңгәмә булып узды.