Түбән Табын коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен "Бәхетле балачак" балалар фестивале үтте.

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Балалар түземсезлек белән җәй башын көтә. Бу бит җылылык килү генә түгел, ә менә ял итү мөмкинлеге дә, бу чын бәйрәм, чөнки көтеп алынган һәм сагындырган  каникуллар килеп җитте! Һәм бу балалар өчен күңелле бәйрәм оештыру өчен менә дигән сәбәп. 28 май көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят»  волонтерлары  Түбән Табын коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән балалар бәйрәме оештырдылар. Шулай ук бәйрәмне оештырырга "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм мәгариф идарәсе булышты.

Бәйрәм вакытында төрле иҗади мәйданчыклар эшләде: яшь рәссамнар өчен асфальтта «Җирдә тынычлык» дигән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде, ә яшь спортчылар күңелле эстафеталарда көч сынашты. Аннары асфальтта балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.

Бәйрәм азагында барлык катнашучыларга һәм кунакларга «Мизгел» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе туңдырма, сок һәм шоколад тараттылар. Барлык балалар да бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән спонсорларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International