Һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү максатыннан, мәктәп укучылары Үрәзмәт авылы җирлегендә урнашкан ООО "Август- Муслюм" оешмасында экскурсиядә булдылар.
3 июнь көнне Мөслим туган якны өйрәнү музее Рус Шуган авылыннан килгән кунакларны кабул итте
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бәйрәм көне уңаеннан, Симәк авыл китапханәчесе балалар өчен "Без -бәхетле,шат балалар" исемле асафальтка балачакка багышланган рәсем ясауны үткәрде. Балалар сөенеп матур рәсемнәр ясадылар. Яңадан иң матур ясаучы билгеләнде. Ул кунак кызы Шакирова Аиша булды. Китапханәче соңыннан балаларны тәмле ризыклар белән сыйлады.
Югары Табын авылы китапханәсендә Балаларны яклау көненә багышланган "Без - бәхетле, шат балалар" дигән бәйрәм иртәсе оештырылды. Бәйрәмнең тарихы белән танышканнан соң, балалар төрле уеннарда катнаштылар. Конкурсларда көч сынаштылар. Презентация карадылар һәм балачакның кадерен белергә кирәклеген аңладылар.
Яңа карамалы авылында Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаеннан мәйданда "Балалар Сабантуе" булып узды. Бәйрәм җыр-бию, уен-көлке белән бергә үрелеп барды.
Мәлләтамак авыл китапханәсе китапханәчесе башлангыч мәктәп белән берлектә Сабантуй мәйданчыгы территориясендә Мәлләтамак авылы балалары өчен "Хәрәкәттә-бәрәкәт"дип исемләнгән кече Сабантуй оештырдылар. Төрле конкурсларда һәм ярышларда төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан 35тән артык бала катнашты.
Метрәй мәдәният йортында «Балаларны яклау» көненә багышланган дискотека булып үтте.