1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Бәйрәм көне уңаеннан, Симәк авыл китапханәчесе балалар өчен "Без -бәхетле,шат балалар" исемле асафальтка балачакка багышланган рәсем ясауны үткәрде. Балалар сөенеп матур рәсемнәр ясадылар. Яңадан иң матур ясаучы билгеләнде. Ул кунак кызы Шакирова Аиша булды. Китапханәче соңыннан балаларны тәмле ризыклар белән сыйлады.