ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Кисәтү
куркыныч метеорологик күренеш турында
Татарстан Республикасы территориясендә

Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек температура 9 һәм аннан да артыграк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 27 июньгә кадәр саклана. 23 июньнән 27 июньгә кадәр 31 һава температурасы көтелә..36°.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Сикия авыл клубында түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, икенче кечкенәләр төркемендә "Мин шофер" сюжетлы-рольле уен.  Балаларны шофер һөнәре белән таныштыру. Шоферларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркемендә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән әңгәмә үтте. Балалар халкыбызның сөлге, мендәр тышларына чигелә торган орнаментлары белән якыннан танышты.
 

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә математика һәм рәсем үзлекләрен кулланып, татар халкының орнаментларын буядылар.Шөгельнең бурычы: саннарны дөрес итеп кушып, җавабын табып, дөрес төс кулланып, орнаментларны буяу. Мондый эшчәнлек балаларның уйлау дәрәҗәсен арттыра һәм фантазиясен баета
 

Икенче кечкенәләр төркеме нәниләре "Дуслык һәм бердәмлек" атналыгын төгәлләде. Йомгаклау көне түгәрәк өстәл артында күмәк сюжетлы корылма төзү,  саф һавада бердәм уеннар уйнау, тәмле сый белән сыйланып барды.

 

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, уртанчылар төркеме балаларын татар халкының милли ризыклары(кыстыбый) белән таныштыруны дәвам итү. Татар халкының милли ризыкларына кызыксыну уяту, балаларның иҗади сәләтен үстерү.
 


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Массакүләм иммунитет булдыру өчен вакциналану мөһим

Бүген Совет утырышы актлар залында район Башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә бүлек, оешма, предприяте җитәкчеләре, авыл советы башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды

 

Елгабаш авыл клубында өстәл уеннары булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International