Массакүләм иммунитет булдыру өчен вакциналану мөһим

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

«2020 нче елның афәте дәвам итә. COVID-19 авыруын массакүләм иммунинет белән генә җинеп була. Иммунитет булдыру өчен вакциналану мөһим», - ди табиблар. 
Бүгенге көнгә районыбызда короновируска каршы барлыгы 3010 кеше вакциналанган, прививкалану дәвам итә.
Һава торышындагы сезонлы үзгәрешләрне кеше организмы җиңел генә кабул итә алмаска мөмкин. Сезонлы авыруларга вирус та өстәлсә хәл катлаулану куркынычы бар. Шуңа күрә табиблар бүгеннән үк сәламәтлекне кайгыртырга, дәвалануга караганда авыруны кисәтү чараларын өстен күрергә чакыра. 
Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала. Моның өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар аны беренче чиратта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International