ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге батл» үткәрделәр. Балалар төрле конкурсларда көч сынашты, күңелле булды!

Метрәй мәдәният йортында КВН конкурсының зона этабы узды. 4 команда ярышты. Командалар: "Метрәй кырмыскасы», «Добер-шатыр», «М-тамак», "Сами с усами".

Бу көннәрдә район мәдәният йорты каршында эшләүче “Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле Республикабызның Сарман,Минзәлә Казан шәһәрләрендә узачак гастроль концертларына әзерлек алып бара. Ансамбль Россиянең “Мәдәният” милли проекты кысаларында уздырылучы һәвәскәр иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында гран-при исемен яулады.Декабрь аенда ансамбль Мәскәү тамашачысы алдында  чыгыш ясый!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркеме балалары Мөслибебезнең иң күркәм мәчетләренең берсе булган -Җәмигъ мәчетенэ экскурсияга барып кайттылар. Аллаһ йортында  тыңладылар, дога белгэн балалар үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр.

“Мөслим егете,Мөслим кызы”муниципаль проекты кысаларында ,Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты режиссеры  Синара Яббарова Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларына “Театр жанрлары” темасына класс сәгате уздырды.

Мари Бүләр  авыл клубында балалар өчен өстәл уеннары булып узды.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 19 октябреннән
18 октябрь 18 сәгатьтән 19 октябрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+6˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +7..+11˚.

Мари Бүләр авыл клубында "Тәмәкегә бәйлелек-наркотикка тиң" дип исемләнгән тәрбияви чара узды.

Тугаш авыл мәдәният йортында “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе!”исемле әдәби - музыкаль кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International