Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында район мәктәпләрендә эшләүче педагог-оештыручыларның "Һөнәри Стандартны гамәлгә ашыру контекстында педагог-оештыручының эш үзенчәлекләре" дигән темага семинары оештырылды. Семинар барышында яңа эшли башлаган педагогларны тәкъдим итү булды. Оештыру мәсьәләләре буенча балалар хәрәкәте буенча методист Наилә Сәлахова чыгыш ясады. Ул район балалар иҗтимагый оешмасының эш планы, балалар хәрәкәте буенча методик эшләнмәләрнең торышы белән таныштырды, 2021 елның 21 октябрендә ЦВР базасында узачак "Балкыш" балалар район Думасына булачак сайлаулар турында хәбәр итте.