ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Крәш Шуран авылы китапханәсе Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә "Сөмбелә бәйрәме" дип исемләнгән көзге бал бәйрәме үткәрде, анда балалар җырлар җырладылар, көз турында шигырьләр сөйләделәр, төрле танып-белү уеннары уйнадылар.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, якташ шагыйребез Харрас Әюпнең тууына 75 ел тулу уңаеннан, 28.10.21 көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мин дәвамы туган ягымның” дип аталган чираттагы китап укучылар конференциясе узды. Конференциядә Иске Карамалы авылы китапханәчесе Мәүлиева Г.Ф. шагыйрьнең музейда сакланган шәхси әйберләре белән таныштырды, тормыш юлыннан кайбер фактларга тукталды. Укучылар Х.Әюпнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук "Йөз яктысы" китабына багышланган китапнамә, "Мөслим көзе" видеоязмасы тәкъдим ителде

Су объектларында балалар куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү айлыгы кысаларында, суда һәм бозда бәла-казаларга юлыгучыларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән танышу максатыннан 1-11 нче сыйныф укучылары белән «суда һәм бозда бәла-казаларга юлыгучыларга беренче медицина ярдәме күрсәтү» темасына профилактик чара үткәрелде. Укучылар алдында ТИН укытучысы Ханнанов Ф.Г. һәм Иске Карамалы янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәре Хәсәншин Ф. Г. чыгыш ясадылар.

Су объектларында балалар куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү айлыгы кысаларында 1-11 нче сыйныф укучылары белән «Көзге-кышкы чорда сулыкларда саклык чаралары, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы" темасына мәктәпкүләм линейка үткәрелде. Укучылар алдында Иске Карамалы авылы янгын сүндерү постының янгын сүндерүчесе Хасаншин Ф.Г.чыгыш ясады

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, район балалар театрлары конкурсы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йорты "Нур" балалар театпы түгәрәгенә йөрүче укучылар Наҗия Гыймадиеваның "Елак батыр" спектаклен сәхнәгә куйдылар. Җит. Биктимерова Ә.Г.

Безнең мәктәпнең яшь армиячеләре белән Калашников автоматын сүтү һәм җыю буенча дәресләр һәрвакыт зур кызыксыну белән уза. Дәресне ОБЖ укытучысы һәм "Юнармия» – «Патриот» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби - патриотик иҗтимагый хәрәкәте отряды җитәкчесе Ханнанов Ф.Г. үткәрә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, “Әдәби мәйдан” проектын гамәлгә ашыру максатыннан,  Мөслим лицее базасында якташыбыз, лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваның “Дөнья сүзе – бер бүләк” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәдә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчесе катнашты/

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бу көнне Иске Карамалы авылы мәдәният йортында КВН командаларының Иске Карамалы зона ярышлары узды. "Әшәке малайлар" КВН командасы зона ярышларында җиңеп, финалга чыкты. Команда составында укучы егетләребезнең дә булуы сөендерә. Уңышлар телибез егетләргә!

"Ак чәчәк" көне. Бу көн кысаларында укучылар "Ак чәчәк" хәйрия акциясенә кушылдылар. Барлык сыйныфларда да шәфкатьлелек һәм иҗат дәресләре узды. Укучылар чисталык. өмет һәм яңарыш символы булган ак чәчәкләр ясадылар. Эшчәнлек социаль челтәрләрдә яктыртылды

 

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы һәм Мөслим кызы проекты кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре лицейның башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңел ачкычы" дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрде. Бу чара кысаларында китапханәче балаларга халкыбызның төрле ышану, имеш – мимешләре, ырымнары турында сөйләде. Ничек кешеләр табигать һәм аның күренешләре белән тыгыз элемтәдә торганнары турында сөйләшүләр алып барылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International