Күбәк урта мәктәбе. “Мин дәвамы туган ягымның” дип аталган китап укучылар конференциясе

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, якташ шагыйребез Харрас Әюпнең тууына 75 ел тулу уңаеннан, 28.10.21 көнне Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мин дәвамы туган ягымның” дип аталган чираттагы китап укучылар конференциясе узды. Конференциядә Иске Карамалы авылы китапханәчесе Мәүлиева Г.Ф. шагыйрьнең музейда сакланган шәхси әйберләре белән таныштырды, тормыш юлыннан кайбер фактларга тукталды. Укучылар Х.Әюпнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Шулай ук "Йөз яктысы" китабына багышланган китапнамә, "Мөслим көзе" видеоязмасы тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International