ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 24 ноябренә
23 ноябрь 18 сәгатьтән 24 ноябрь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз кар.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-16˚.
Көндез максималь һава температурасы -7..-11˚.
Юлларда бозлавык.

 

Баек мәдәният йорты җитәкчесе балалар белән "Мин үскәч кем булырга хыялланам" исемле әңгәмә үткәрде.

Краснояр авыл клуб мөдире  " У войны не женское лицо" темасына профилактик әңгәмә уздырды.

"Обелиск" традицион акциясе үткәрелде. Әлеге акция кысаларында яшь армиячеләр-волонтерлар (7 нче сыйныф) обелиск территориясен кардан чистарттылар

Күбәк урта мәктәбендә "Сүзлекләр көне" кысаларында, бөек рус лексикографы, «Толковый словаря живого великорусского языка» авторы Владимир Дальның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде. Низамова Д. Н.китапханәдә «Алар барын да белә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Сыйныф җитәкчеләре “В.И.Дальга багышлана» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Анда балалар лингвист, этнограф, табиб Владимир Даль биографиясеннән кызыклы фактларны белделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында беренче кечкенәләр төркемендә бөек шагыйребез Муса Җәлилнең "Әтәч" шигыре белән таныштык.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркеме балалары Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә кунакта булып кайттылар.

Татар теле һәм халыклар бердәмлеге елы, "Татар кызы, татар егете" муниципаль проекты, башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Мөслимем-бәллүр бишегем" темасы астында викторина үтте. Укучылар Туган як тарихына, урнашу урынына, күренекле шәхесләр темасына караган сорауларга җавап бирделәр. Аларга эзләнү эше бик ошады.

 

КЭС- баскетбол буенча гимназиянең егетләр командасы муниципаль этапта беренче урын алды. Егетләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International