Күбәк урта мәктәбендә "Сүзлекләр көне" кысаларында, бөек рус лексикографы, «Толковый словаря живого великорусского языка» авторы Владимир Дальның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде. Низамова Д. Н.китапханәдә «Алар барын да белә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Сыйныф җитәкчеләре “В.И.Дальга багышлана» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Анда балалар лингвист, этнограф, табиб Владимир Даль биографиясеннән кызыклы фактларны белделәр.